2015 елның 13 ноябрендә ИТ-парк территориясендә ТР МК ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаилевна Шәвәлиева, Мәскәү өлкәсе администрациясенең мәгълүмати ресурслар һәм программалы тәэмин итү бүлеге мөдире Андрей Вячеславович Большаков, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, "Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" вәкилләре һәм web-АИС ЗАГС программасын эшләүче "ЦЕНТР" компанияләр төркеме хезмәткәрләре катнашында очрашу узды.
Очрашуда түбәндәге сораулар каралды:
- web-АИС ЗАГС программалы продукты;
- Татарстан Республикасы территориясендә ведомствоара бәйләнешләрне оештыру;
- ГХАТ органнары тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр;
- Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм башка сораулар.
Шулай ук Мәскәү өлкәсе администрациясе вәкиле Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы бүлегендә һәм Казан шәһәре ГХАТ Идарәсендә булды, программалы продуктның кулланылыш практикасы белән танышты, әлеге ГХАТ органнарында хезмәтләр күрсәтү процессына күз салды.