Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 470 сабый теркәлде: 226 малай һәм 244 кыз. Иң кечкенә бала 720, ә иң зуры – 4 910 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 44 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр: Камиль, Софья, Матвей, Ралина, Самир, Артем, Камилла. Сирәк очрый торган исемнәр: Николетта, Николетта, Алиана, Диля, Аркадий, Зифа, Марфа, Кирам.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 163 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19, иң олы кияүгә – 84, каләшкә – 74 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.