ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

«Бәхетле гаилә мәктәбе» программасы буенча дәресләр һәм индивидуаль консультацияләр һәр чәршәмбе көнне ГХАТ бүлекләрендә уздырыла. Март аенда “Казан” гаилә үзәге һәм Идел буе районы ГХАТ булегендә 120 яшь пар әлеге дәресләрдә катнаштылар. Буген Идел буе районы ГХАТ бүлегендә “Ышаныч» үзәге психологы Элина Миронова яшьләргә бәхетле гаилә төзүнең «алтын кагыйдәләре», ГХАТ хезмәткәре никахлашу церемониясе темаларына сөйләшуләр уздырдылар.

Ул Дамир һәм Ләйсән гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Вәсилә дигән исем бирделәр. Вәсилә гаиләдә икече бала, аның Ләйлә исемле апасы бар.

Бүгенге көндә Түбән Камада яшәүчеләрнең исемнәр составы шактый киң. Әти-әниләр балаларга исем сайлауда бик җитди һәм иҗади киләләр. Мигель, Артурас, Мелисса, Анабель, Кассандра кебек сирәк һәм экзотик исемнәрне дә сайлыйлар. Ләкин гасырлар буена сакланып килгән, традицион исемнәр дә модадан чыкмый, ешрак балаларга христиан һәм мөселман исемнәрен бирәләр.

Республика акциясе «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы», Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә хәйрия акциясе башлана – яшь парлар ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар өчен әдәби китаплар җыячаклар. Балалар өчен китаплар  Түбән Кама Балалар йортына һәм ГКУ «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютына» тапшырылачак. Быел өйләнешергә теләгән яшь парлар иң кызыклы, матур һәм файдалы басмаларны инде алып килә башладылар.

2016 елның 6 апрелендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йортына караган территорияне чистарту буенча чәршәмбе өмәсе үткәрделәр.

2015 ел нәтиҗәләре буенча ЗАГС бүлеге шәһәр буенча төзекләндерү конкурсында призлы урын яулады. Һичшиксез, быел да чистайлыларның һәм килгән кунакларның ЗАГС тирәсендәге газоннарны һәм чәчәклекләрне күреп кәефләре күтәрелсен өчен, хезмәткәрләргә тырышырга кирәк булачак.

Бу курсларга һәрбер укучы зур теләк белән йөри. “Өченче буын” университетының төп максаты: өлкән буын вәкилләрен санакта эшләргә һәм киң куллана белергә өйрәтү. Уку төгәл төзелгән расписание буенча бара. Шулай ук районыбызның төрле бүлек җитәкчеләре дә бу дәресләрдә теләп катнашалар.

      2016 елның 6 апрель Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 42 Чаллы гаиләсе алды.

Менә инде бер ай дәвамында район һәм шәһәр авыл җирлекләре, предприятиеләр һәм оешмаларның иҗат коллективлары чираттагы XV " Бергә тату гаилә" дигән халык иҗаты фестивалендә талантларын күрсәтәләр.

6 апрель көнне шәһәр һәм район белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре үз сәләтләрен күрсәттеләр.

С. Гассар исемендәге мәдәният йорты фойесында талантлы педагоглар һәм тәрбиячеләр декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.

    2016 нче елның 6 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер–беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге баш белгече  Гөлнар Гыйзатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.

Бүген, 6 апрельдә, үзенең истәлекле юбилеен билгеләп үтте хезмәт ветераны Гарипова Стефания Петровна. Юбилей көнендә, аны котладылар туганнары гына түгел һәм якыннары, шулай ук Башлыгы урынбасары, Менделеевск районы Альберт Саттаров, ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина. Бүләкләр һәм котлау сүзләре район җитәкчелегеннән Стефании Петровна өчен күңелле сюрприз булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International