2016 нче елның 6 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер–беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гыйзатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.