Бүгенге көндә Түбән Камада яшәүчеләрнең исемнәр составы шактый киң. Әти-әниләр балаларга исем сайлауда бик җитди һәм иҗади киләләр. Мигель, Артурас, Мелисса, Анабель, Кассандра кебек сирәк һәм экзотик исемнәрне дә сайлыйлар. Ләкин гасырлар буена сакланып килгән, традицион исемнәр дә модадан чыкмый, ешрак балаларга христиан һәм мөселман исемнәрен бирәләр.
Түбән Каманың юбилеена ГХАТ Идарәсе белгечләре соңгы биш ел дәвамында булган, шәһәребездә популяр исемнәрнең үзгәреш динамикасын күзәтергә булдылар.
Унбиш ел дәвамында, 1966 – 1981 нче елларда иң еш очрый торган Түбән Камада ир-ат исеме – Сергей исеме, ул малайлар исемлеге бишлегендә беренче урынны алды.
1982-1998 нче елларда яңа туган балалар арасында Александр исеме еш очрый башлады, сирәк очрый торганнары – Дмитрий, Руслан, Артур. 1999 елдан 2007 нче елга кадәр Түбән Камада Никита, Владислав, Руслан кебек исемнәр таныла башлады. 2008 елдан 2014 нче елга кадәр ир-атлар исемнәренең рейтингында беренче урында Әмир исеме булып чыкты, аның артыннан ук бара: Тимур, Булат һәм Максим исеме. 2015 нче елда яңа туган малай өчен Артем исеме еш бирелгән.
Хатын-кызлар исемлеген үзгәрешен анализлаганда, әйтергә кирәк, кызыклы нәтиҗәләр ясарга була.
1966 – 1972 нче елларда һәр өченче туган кыз бала Светлана исемен йөрткән. 1973 нче елдан башлап, алты ел дәвамында Наталья исеме өстенлек бирә. Киләсе алты елда беренчелекне Елена исеме тота. 1987 нче елдан башлап һәм өч ел дәвамында яңа туган кыз бала арасында Екатерина, ә 1991-1994 нче елларда – Алинә исеме киң таралган. 1995 елда һәм уналты ел дәвамында позициясен үзгәртмәгән, Түбән Кама әти-әниләре арасында иң популяр Анастасия исеме сайланган. 2012 нче елдан Ясминә, Милана, Арина, Самира кебек яңа исемнәр танылу җыя. 2015 елда иң популяр хатын-кызлар исемлегендә – Виктория исеме әверелә.