2016 елның 6 апрелендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йортына караган территорияне чистарту буенча чәршәмбе өмәсе үткәрделәр.
2015 ел нәтиҗәләре буенча ЗАГС бүлеге шәһәр буенча төзекләндерү конкурсында призлы урын яулады. Һичшиксез, быел да чистайлыларның һәм килгән кунакларның ЗАГС тирәсендәге газоннарны һәм чәчәклекләрне күреп кәефләре күтәрелсен өчен, хезмәткәрләргә тырышырга кирәк булачак.