«Бәхетле гаилә мәктәбе» программасы буенча дәресләр һәм индивидуаль консультацияләр һәр чәршәмбе көнне ГХАТ бүлекләрендә уздырыла. Март аенда “Казан” гаилә үзәге һәм Идел буе районы ГХАТ булегендә 120 яшь пар әлеге дәресләрдә катнаштылар. Буген Идел буе районы ГХАТ бүлегендә “Ышаныч» үзәге психологы Элина Миронова яшьләргә бәхетле гаилә төзүнең «алтын кагыйдәләре», ГХАТ хезмәткәре никахлашу церемониясе темаларына сөйләшуләр уздырдылар.
«Бәхетле гаилә мәктәбе» дәресләрендә катнашырга теләучеләрне ГХАТ бүлегендә көтеп калабыз!