Бу курсларга һәрбер укучы зур теләк белән йөри. “Өченче буын” университетының төп максаты: өлкән буын вәкилләрен санакта эшләргә һәм киң куллана белергә өйрәтү. Уку төгәл төзелгән расписание буенча бара. Шулай ук районыбызның төрле бүлек җитәкчеләре дә бу дәресләрдә теләп катнашалар.
Бүген районыбызның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина үз эшчәнлекләре белән уртаклашты. ГХАТ бүлегендә нинди эш башкаралар, нинди төр документларны алу мөмкинчелеге бар – барлык сорауларга да җавап биреп, бәян итте. Зур экранда шулай ук 5 ел белән чагыштырып статистик мәгълүмат китерелде.