Республика акциясе «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы», Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә хәйрия акциясе башлана – яшь парлар ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар өчен әдәби китаплар җыячаклар. Балалар өчен китаплар Түбән Кама Балалар йортына һәм ГКУ «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютына» тапшырылачак. Быел өйләнешергә теләгән яшь парлар иң кызыклы, матур һәм файдалы басмаларны инде алып килә башладылар.
Әлеге туй акцияләре Түбән Кама ГХАТ Идарәсе өчен күркәм гадәткә әйләнде. Узган елның декабрь аенда яшь парлар Балалар йортына шугычлар бүләк иттеләр.