2016 елның 19 ноябрь көнендә Никахлашу Сараеның төп залында Кузьмичевлар гаиләсенең “алтын” туй тантанасы узды.
2016 елның 18 ноябренда Чистай Никахлашу йортынындааеруча күңелле тантана булып узды.Әлеге тантаналы чараның төп сәбәпчеләреисә Россиянең нәни гражданнары - Титовлар, Штягинлар һәм Мукминовлар гаиләләрендә туган икенче һәм өченче сабыйлар булды.
Бүген төш алдыннан «Әниләр көне» алдынан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге вестибюле гөж килеп торды. Биредә берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар. Бала туу – кеше тормышындагы иң зур шатлыкларның берсе шул. Бәбидән котылган әниләрнең дә, яңа туган нарасыйларын каршыларга килгән бәхетле әтиләрнең һәм туган-тумачаларның да, медицина хезмәткәрләренең дә йөзләрендә сөенечле елмаю балкыды бу көнне.
20 ноябрь –Бөтенроссия бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан 2016 елның 18 ноябрендә, опекага һәм тәрбиягә алынган балаларның гаилә әгъзалары катнашында, Балтач ГХАТ бүлегендә балалар хокукына бәйле чара узды. Бу чарада район башкарма комитеты юридик отдел җитәкчесе Р.Р. Мостафин, прокурор ярдәмчесе Г.М.Галимуллина, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече М.Х.Габделхакова, социаль яклау бүлеге хезмәткәре, полиция вәкилләре, адвокат, нотариус тарафыннан барлык кызыксындырган сораулар буенча квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде.
2016 елның 18 ноябрендә, Балаларга бөтенроссия хокук ярдәме күрсәтү көнендә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге бала хокуклары мәсьәләләре буенча халыкны киңәйтелгән кабул итүдә катнашты. Гражданнарны кабул итүдә кызыксындырылган ведомство: попечительлек һәм опека бүлеге, прокуратура, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек, җәзаларны үтәүнең җинаять-башкару инспекциясе, суд приставлары, адвокат һәм нотариаль контора хезмәтләре, социаль яклау бүлеге идарәсе, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында 17 ноябрь көнне “Гаилә – ул бәхет ачкычы” дип аталган түгәрәк өстәл формасында чара үткәрелде. Әлеге чара райондагы аерылышучы парлар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.
Югары курс студентлары ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, суд һәм прокуратура органнары, дин вәкилләре, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау хезмәткәрләре белән очраштылар.
18 ноябрь көнне Ютазы районы Башкарма комитетында балиг булмаган балаларга бушлай юридик хезмәт күрсәтү йөзеннән халык кабул итү көне уздырылды.Ул көнне чарага 9 кеше килде һәм алар балаларның хокукларын яклау буенча кнсультация алдылар. Шул уңайдан аларга балаларның югалган документларын һәм төрле справкалар алу юлларын да аңлаттылар.
18 ноябрьдә Халыкара бала көне уңаеннан Шахмай авылы М.Фәйзи музеенда “Балачакның күңелле мизгелләре” әңгәмәсе уздырылды.Әңгәмәгә мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары чакырылган иде. Музей җитәкчесе Г.Сабирова аларга 1954 нче елны ООН генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара бала көне билгеләп үтелүе турында сөйләде.Бөтен балалар да уңай шартларда, дөрес тәрбия алырга тиеш.
Әлеге чара республикабыз өчен шактый зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда һәм аларның ата-аналарында хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра. Балалар һәм ата-аналарга үз хокукларын аңлату аларны иҗтимагый тормышта катнашырга этәрә, гражданлык хисләре тәрбияли.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 428 сабый теркәлде: 227 малай һәм 201 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4890 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.