Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре “Алтын” юбилярларны котлады.

2016 елның 19 ноябре, шимбә

     2016 елның 19 ноябрь көнендә Никахлашу Сараеның төп залында Кузьмичевлар гаиләсенең “алтын” туй тантанасы узды.

     Мөһим һәм шатлыклы көнне бәхетле гаилә матур залда балалары, оныклары, туганнары һәм якын дуслары арасында каршы алды. ГХАТ Идарәсе белгечләре ирле-хатынга шатлык, бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт теләп, рәхмәт сүзләре беләдереп, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре тапшырдылар.

     Анатолий Павлович һәм Валентина Степановна 50 ел элек нәкъ  19 ноябрь көнне бер беренә мәңгегә бергә дигән вәгъдә бирәләр һәм шәхси имзаларын гражданлык хәле актлар китабына куялар.

     Ярты гасыр бергә үткән Анатолий һәм Валентина гаиләсе – яшь буын өчен алтын үрнәк. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бер беренә хөрмәт һәм тугрылык, үзара аралашу һәм аңлашу барлык тирә як кешеләрен таң калдыра.

     Кузьмичевлар ике бала тәрбияләп үстерә, бүгенге көндә күпсанлы оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына куанып яшиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International