Бөтенроссия бала хокукларын яклау көне

2016 елның 18 ноябре, җомга

20 ноябрь –Бөтенроссия бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан 2016 елның 18 ноябрендә, опекага һәм тәрбиягә алынган балаларның гаилә әгъзалары катнашында,  Балтач ГХАТ бүлегендә балалар хокукына бәйле чара узды. Бу чарада район башкарма комитеты юридик отдел җитәкчесе Р.Р. Мостафин, прокурор ярдәмчесе Г.М.Галимуллина, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече М.Х.Габделхакова, социаль яклау бүлеге хезмәткәре, полиция вәкилләре, адвокат, нотариус тарафыннан барлык кызыксындырган сораулар буенча квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International