2016 елның 21 ноябренда Яшел Үзән муниципаль районы Васильево башкарма комитеты тантаналы рәвештә никахны теркәү залында, "агач" гаилә тормышы юбилярларын тантаналы хөрмәтләү узды. Чернов Алексей Алексей улы һәм Ольга Анатолий кызы уртак никахта 5 бәхетле ел яшиләр.
20 ноябрь көнне Баулыда Августа Иван кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен ресторанда билгеләп үтте. Ул кайчандыр бу ресторанны бизәкләүдә катнашкан иде. Чөнки лаеклы ялга чыкканчы Августа апа маляр булып эшли.
2016 елның 20 нче ноябрь көнендә Теләче районы Казаклар авылында яшәуче тыл ветераны Гәрәева Шәмсениса Хабибулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Шәмсениса апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Якшәмбе университеты ачылды.
2016 елның ноябрь аенда 19 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Каргалы авылы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Бөтенроссия балалар хокукын яклау көне кысаларында узып баручы елның 19 ноябрь көнендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова шәһәребезнең 8 нче урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуда сүз балигъ булмаган балаларның хокуклары һәм бурычлары турында алып барылды. Укучылар үзләренең хокуклары көндәлектә ничек һәм ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыкларга тырыштылар.
2016 елның 19 ноябрь көнендә Никахлашу сараенда “Юнона” булачак гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе үтте.
2016 елның 19 ноябрь көнендә ГХАТ Идарәсендә исем кушу тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никахлашу турындагы 600 нче таныклык тапшырылды. 19 ноябрь көнне Кирилл белән Анжелика рәсми рәвештә ир белән хатын булдылар.
2016 елның 19 ноябрь көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Ильич Мясников 90 яшьлек юбилейын билгеләп үтте.