Чистайның ЗАГС бүлегендә гаилә тормышын алып бару дәресе узды

2016 елның 19 ноябре, шимбә

         2016 елның ноябрь аенда 19 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Каргалы авылы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

        Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Вера Белова-Реутина укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде.  Укучылар бик теләп ЗАГСның архив бүлеген, тантана залын карадылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.

  Сыйныф җитәкчесе Лилия Хайруллина киңәше буенча, күбесе үзләренең хис-тойгылары белән дә уртаклаштылар.  Ә гаилә тормышын алып баручы укытучы Виктория Заишлова ЗАГС бүлеге җитәкчесенә мөһим, кызыклы мәгълүмат, файдалы экскурсия өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International