Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә исем кушу йоласы.

2016 елның 19 ноябре, шимбә

            2016 елның 19 ноябрь көнендә ГХАТ Идарәсендә исем кушу тантанасы узды.

            ГХАТ Идарәсе белгечләре Саитовлар гаиләсен шатлыклы вакыйга, икенче балалары Рянаның дөньяга аваз салуы белән чын күңелдән котладылар. Сәламәтлек, бәхет, шатлык теләп, Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре тапшырдылар.

            Мондый чаралар көннән-көн зур популярлык ала бара. Ата – аналарга туганнары, дуслары арасында исем куштыру тантанасы күз алдында зур гаилә бәйрәменә әверелүе бик ошый. Тантаналы рәвештә исем кушу, балаңнын тууы турында таныклык алу, чын мәгнәдә истәлекле вакыйга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International