Түбән Каманың йәзьяшәрен юбилей белән котладылар.

2016 елның 19 ноябре, шимбә

     2016 елның 19 ноябрь көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Ильич Мясников 90 яшьлек юбилейын билгеләп үтте.

     Юбиляр Әлмәт районы Зур Батрас авылында туып үскән, 1943 елда армиягә алынган. Сугыш елларында Николай Ильич Курил утравында артилерист булып хезмәт иткән.  Казанышлары өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

     Түбән Кама шәһәре хакимияте вәкилләре һәм социаль  яклау Идарәсе Николай Ильичны юбилейы белән котладылар. Ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, җылылыгы теләп, РФ Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

     Николай Ильич һәм аның тормыш иптәше дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә алты онык һәм биш оныкчыкның уңышларына куанып яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International