2016 елның 3 декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү фондына акча җыю буенча хәйрия акциясе үткәрделәр. Балалар хосписы канаты астында булган балалар өчен хәйрия акчалары бик кирәк.
Баулы районында Әниләр көненә багышланган “Минем әнием” дип аталган фотоконкурс игълан ителгән иде. Аның җиңүчесе дип Әлмирә Хөббатуллина табылды. Әлмирә өчен 4051 кеше тавышын биргән! Әлмирә бу җиңүне яраткан кызы Эльвиранын бүләге дип кабал итә, чөнки конкурста катнашырга ул тәкътим иткән.
Кичәдә кайчандыр узләре килен булган, бугенге көндә инде үзләре үрнәк кайнана булып торучы, киленнәре белән аңлашып яшәүче хатын-кызлар катнаштылар. Алар арасында Илхамия апа Гөмәрова, Илсөяр апа Фасыйхова, Зөһрә апа Закирова, Рауза апа Гафиятуллина, Әлфирә апа Фәсхетдиновалар бар иде.
2016 елның 2 декаберендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары – 50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Нурзида Самиковна һәм Рафис Бахтигареевич Давлетовларны хөрмәтләделәр.
2016 елның 2 декабрендә Чистай муниципаль районының Иҗтимагый Советында 2011 елдан алып 2016 елга кадәр Чистай муниципаль районында демографик вәзгыятьнең торышы каралды.
Чистай күпһөнәрле көллият талибәләре 19 яшьлек Рамис Вафин һем 18 яшьлек Эльвира Багаутдинованың никахлары теркәлде.ГХАТ хезмәткәрләре яшь парга бәхетле озын гомер теләделәр.
Бәйрәм, РФ конституциясе һәм юристлар көне унаеннан утте.
Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Шәйхиева Марзия Шәйхи кызына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды. Шәйхиева Марзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Марзия Шәйхиеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Авылларда әле хәзер дә күпләп каз асраучылар бар. Каз мамыгыннан түшәкләр, мендәрләр ясыйлар. Аларны бүләк итеп туган-тумачага өләшәләр яки кәләш бирнәсенә әзерләп куялар. Каз итеннән тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр, Туйларда да еш кына яңа кавышканнарга бүләккә пар казлар алып киләләр.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 418 сабый теркәлде: 214 малай һәм 204 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4890 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.