2016 елның 2 декабрь көнне Балтач районы Нөнәгәр авылы мәдәният йортында "Кайнанам-талмас канатым" дип исемләнгән тематик кичә булды

2016 елның 2 декабре, җомга

Кичәдә кайчандыр узләре килен булган, бугенге көндә инде үзләре үрнәк кайнана булып торучы, киленнәре белән аңлашып яшәүче хатын-кызлар катнаштылар. Алар арасында Илхамия апа Гөмәрова, Илсөяр апа Фасыйхова,  Зөһрә апа Закирова, Рауза апа Гафиятуллина, Әлфирә апа  Фәсхетдиновалар бар иде. Кичәне күркәм һәм мәгънәле итеп мәдәният  йорты директоры Гүзәл Гыймадиева  алып барды. Кайнаналар "Килен хезмәте" дигән төшенчәне ничек аңлаулары, тормышларында балалар, ирләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр.  Иң елак балаларын искә төшерделэр. Җырга, биюгә, нәфис сузгә булган  осталыкларын да курсәттеләр.

Ничә балагыз, ничә оныгыгыз бар? Оныкларны тәрбияләүдә ярдәмегез тияме? Мактаулы килен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Килен булу җинелме, әллә кайнанамы? Яхшы кайнана нинди булырга тиеш? Көнчелек ни ул?, һ.б төрле”- дигэн сорауларда  урап узмады аларны. Ә оста һәм үзенчәлекле җавапларны, конкурсларда катнашуларын кайнана булган апаларның залдан киленнәре, балалары, тормыш иптәшләре күзәтеп, җан атып утырдылар. Күркәм кичә авыл узешчәннәренең концерт чыгышы белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International