Алар тирә-якка үрнәк, тәртипле гаилә булып, милли гореф-гадәтләребезне саклап, 65 ел бергә гомер иткән, үзләренә тиң 6 бала үстергән гаилә. Габделфәрт ага Хамбалов - гади гына авыл аксакалы, әмма шул ук вакытта бик тә үзенчәлекле кеше – республикада онытылып баручы һөнәрләрнең берсен саклап калучы - комган ясау остасы. Кем өчендер онытылган һөнәр саналса да, Габделфәрт ага өчен комган ясау әле дә көндәлек хезмәт.
Зәй районы Дүрт Мунча авылында юбилярны котладылар. Гайнесрур Салах кызы Валеева үзенең 90-еллык юбилеен үткәрде. Юбилярларны котлауда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Ул Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен бүләк иттеләр.
Усали авыл җирлегендә, Владимир авылында 1 һәм 2 декабрь көннәрендә берьюлы ике тыл ветеранының Тупаева Мария Иван кызы белән Константинова Анна Егор кызы нын 90 яшьлек юбилейлары булып узды. Аларны бик күп нәрсәләр берләштерә, балачаклары дәһшәтле сугыш еллары чорына килгән, ачлы-туклы тормыш. Авыр сугыш вакытында көчләре дә җитәр-җитмәс көе олылар белән беррәттән колхоз кырына чыккан яланаяклы үсмер кызлар алар.
Беренче декабрь – Спидка каршы бөтендөнья көрәш көне. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС Идарәсе дә социаль-мәдәни фонды инициативалары белән үткәргән #СТОПВИЧСПИД акциясендә катнашты.
2016 нчы елның 4 нче декабрендә Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Урман аланында серле дөнья"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
Кышның икенче көнендә Баулыда 150- нче гаилә туды. Альберт белән Полина дүрт ел үзләренең хисләрен сынаганнан соң гына кавышырга уйлаганнар. Танышуларына сәбәпче дусларына яшьләр чиксез рәхмәтле.
50 ел элек Флюра Ислам кызы һәм Салих Нургали улының язылышу тантанасы Варварино авыл җирлегендә тыныч кына шартларда уткәрелә. Ул вакытладра купшы туй күлмәкләре дә, Мендельсон маршлары да, шампан шәраблары да булмаган. Авыл җирлегенә килеп гадати сорауларга җавап биреп, гражданлык хәле актлар китабына имза куялар.
Баулы район ГХАТ бүлегендә ноябрь аенда 27 туу турында акт теркәлде, узып баручы елның 11 аена бу күрсәткеч 354 санын тәшкил итә. Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2% ка күбрәк. Туган балаларның 14 сы малайлар, 13- кызлар. 7 бала гаиләдә беренче булып, 12 – икенче, 5- өченче булып , 3 – дүртенче булып туды.
Биектауның Үзәк мәдәният йортында “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган хәйрия чарасы узды. Аның максаты - физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү иде.
Вахитова Гүзәл Ильевна икенче төркем инвалид, 3 декабрь көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әгерҗе ГХАТ бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы юбилярны котлады, озын, бәхетле гомер теләп бүләк тапшырды. Гүзәл Ильевна ике бала анасы, үз йортында кече кызы һәм оныгы белән гомер кичерә.