2016 нчы елның 4 нче декабрендә Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Урман аланында серле дөнья"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә балалар үзләренең көчләреннән килгәнчә төрле хәрәкәтле спорт уеннарында, конкурсларда катнаштылар. Сәхнәдә кызлар, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Кыю йөрәкле, тормышны сәламәт кешеләргә караганда да яратып, якты төсләрен генә күреп яшәүче мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең һәркайсының язмышы батырлыкка тиң.