Биектауның Үзәк мәдәният йортында “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган хәйрия чарасы узды. Аның максаты - физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү иде.
"Игелек марафоны" кысаларныда Үзәк мәдәният йортында җыелган кешеләр тарафыннан 189610 сум акча җыелды. Аларны шушынды ук ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә бүлеп бирделәр.