Хамбаловлар гаиләсен Балтач районында белмәгән кеше юктыр

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Алар тирә-якка үрнәк, тәртипле гаилә булып, милли гореф-гадәтләребезне саклап, 65 ел бергә гомер иткән, үзләренә тиң 6 бала үстергән гаилә.   Габделфәрт ага Хамбалов - гади гына авыл аксакалы, әмма шул ук вакытта бик тә үзенчәлекле кеше – республикада онытылып баручы һөнәрләрнең берсен саклап калучы - комган ясау остасы. Кем өчендер онытылган һөнәр саналса да, Габделфәрт ага өчен комган ясау әле дә көндәлек хезмәт. Кырык ел буе кулы гына түгел, күңеле-йөрәге дә шушы эшкә көйләнгән, ахры. Тугызынчы дистәсен вакласа да, авыру-сызлаулар төн йокыларын урласа да, гадәт буенча ул көн дә үзенең мастерскоена юнәлә. Тормыш иптәше Гайшә апа исә гаилә учагын саклап, Балтач бистәсендә абыстай буларак билгеле. Шунысы күңелле: бу нәсел үзенең 11 буынын белә. Хамбаловлар гаиләсе быел гаилә бәйрәмнәрен- тимер туйларын,  65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтелләр, шул уңайдан тәбрикләргә килгән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова районыбызның Алтын Юбилярлар китабына аларның кулларын куйдырып чәчәк бәйләме тапшырды. Тагын бер сөенечле вакыйга - гаилә башлыгы Габделфәрт абзыйга 2 декабрьдә 90 яшь тулды. Шөкер, алар бүгенге көндә дә иңгә-иң куеп гомер итәләр. Гаилә башлыгы - Габделфәрт ага 90 яшьлек юбилее уңаеннан, РФ ПРезиденты В.В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләген кабул итеп алды. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе, соңгы эш урыныннан хуҗалык рәисе, район социаль яклау бүлегенең "Наз" үзәге мөдире, район ветераннар Советы рәисе, Балтач шәһәр җирлеге идарәсе хезмәткәре дә тәбрикләде
Бу күркәм гаиләгә тазалык-саулык телибез, яшь гаиләләребез шушындый матур парлардан үрнәк алып яшәсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International