Беренче декабрь – Спидка каршы бөтендөнья көрәш көне. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС Идарәсе дә социаль-мәдәни фонды инициативалары белән үткәргән #СТОПВИЧСПИД акциясендә катнашты.
Әлеге акциянең төп бурычы–ВИЧ һәм Спид инфекция проблемасы турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирү, үзеңне һәм якыннарыңның игътибарын җәлеп итәргә ярдәм итү , яклау. ВИЧка мондый игътибар очраклы түгел: бүгенге көндә әлеге вирус иҗтимагый сәламәтлек өлкәсендә иң беренче җитди проблемаларның берсе булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләүләре буенча ВИЧ белән 37 миллионнан артык кеше яши, 30 ел эчендә 34 миллионнан артык кеше бу авырудан үлгән.
Безнең ил дә искәрмә булып тормый. Россия 146 миллионнан артык кеше тәшкил иткән. ВИЧ белән 82 000 кеше яши. Россияда Һәр 5 минут саен 1 кеше авырый башлый. Әгәр инфекцияле кешеләрнең үсеш темплары саны 2021 елга кадәр элеккечә калачак икән бу генерализованный эпидемияга әвереләчәк. Бары тик барыбыз бергә генә ВИЧ-инфекцияне таратуны туктатып, СПИДны җиңә алачакбыз. СПИДны бергә туктатыйк! Сәламәт милләнең гына киләчәге булырга мөмкин!