2016 елның 3 декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү фондына акча җыю буенча хәйрия акциясе үткәрделәр. Балалар хосписы канаты астында булган балалар өчен хәйрия акчалары бик кирәк.