Менделеевск шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнендә «Коляскалар парады-2023» йөреше узды. Жюри һәм тамашачылар судына 13 коляска тәкъдим ителгән.
30 август көнне Татарстан Республикасы Көне билгеләп үтелә. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында бу бәйрәм үзенчәлекле колорит белән тулы.
Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлегендә Җәүдәт Сөнгатович һәм Наилә Низамовна Сөнгатовлар гаиләсен 50 яшьлек алтын юбилей белән котладылар.
Туй - һәр кеше тормышында иң бәхетле көн дип аталган көн ул. Һәм бу гаҗәп тә түгел: бу көнне яңа өйләнешүчеләр мәхәббәт, наз һәм гаилә бәхете белән тулы яңа дөньяга керәләр.
Район башлыгы Анатолий Иванов яшь парларны гаилә корулары белән котлады, чәчәкләр, Рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырды. «Сез булганга шәһәр яшәрә, һәм нәкъ менә сезнең өчен яңа объектлар төзелә һәм чикләр киңәйтелә”, - дип уртаклашты район башлыгы.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Өч дистә елдан артык элек кабул ителгән Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация республика һәм бөтен күпмилләтле халкыбыз тарихында яңа этапның башлануын билгеләде, төбәкнең социаль-икътисади үсешенә көчле импульс бирде.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тугыз түбән камалалыга Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы узды.
29 августта, Республика көне алдыннан, Ютазы муниципаль районының Ютазы авылында яшәүче Дания һәм Гамил Сабировлар бергә торуларының 55 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Сабировларны юбилее белән котларга Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина килде.
2023 елның 29 август көнендә Республика көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды.
29 августта Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Р.Н.Миңнеханов катнашында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.