Тәтеш районында Белем көне

2023 елның 1 сентябре, җомга

Белем көне - ул беренче шалтыратулар һәм дулкынланулар, чәчәкләр һәм ак бантлар диңгезе, һәм, әлбәттә, шатлыклы кәеф.

Бүген, 1 сентябрьдә, Олы Әтрәч башлангыч мәктәбендә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка узды. Озак җәйге каникулдан соң мәктәп үз ишекләрен ачып җибәрде. Ике беренче сыйныф укучысы, үзенең ваемсыз мәктәпкәчә балачагы белән саубуллашып, мәктәпкә килде. Хәзер алар белем җыячак, расписание буенча яшәячәк һәм яңа дуслар белән танышачак.

Линейкага кунак булып Тәтеш шәһәренең “Барс” спорт комплексы директоры И.М.Рәхимов һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Дианова килгән иде. Алар укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны Белем көне белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Лариса Михайловна шулай ук ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2 нче сыйныф укучысы Саид Гафиятуллинаны “Минем гаиләм-минем байлыгым” балалар рәсемнәре республика конкурсында катнашучыга канцелярия әйберләре җыелмасын һәм Диплом белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International