ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Альберт һәм Разыя Каримовларны Алтын туйлары белән котлады.

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Лазаревларны «көмеш» юбилейлары белән котлады!

Кичә Болгар Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтте.

Башлыча патриотик җырлардан торган бәйрәм концертында районның өлкәннәре, яшь гаиләләр, яшь ата-аналар, быел алтын юбилейларын билгеләп үткән гаиләләр бүләкләнде, шулай Спас районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.

2023 елның 8 аенда Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 108 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 57се малайлар һәм 51е кызлар. Яңа туган сабыйлар структурасы буенча 34 бала - беренче балалар, 30 - икенче балалар, 24-өченче, 20-дүртенче һәм аннан да күбрәк. 25 балага карата аталык билгеләнгән, уллыкка алу турында 5 акт төзелгән.


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Әгерҗе шәһәренең 85 еллык юбилеен билгеләп үткән тантаналы бәйрәм чарасында 50, 40, 30 ел бәхетле парлар булып яшәүче, ил-көнгә лаеклы ул-кызлар тәрбияләп үстергән, үзләре хезмәттә хөрмәт яулаган райондашлар Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләнделәр.

Ел саен 30 августта Татарстан халкы үз Республикасының тууын, оешуын бәйрәм итә.

30 августта, Республика көнендә, Сарман авылы Татар Илек паркында "Ал таңнарың өчен яратам" исемле бәйрәм чарасы узды. Район халкын бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады.

Татарстан Республикасы көне ел саен 30 август аенда билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.

Шулай итеп, Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә бу көнне 9 пар гаилә берлеген имзалар белән ныгытырга карар кылды.

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында 2023 елның 30 августында Кама елгасы яр буенда зур бәйрәм узды. Район халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм программасын Балык Бистәсе районы иҗат коллективлары әзерләде.

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә район ГХАТ бүлегендә танылган спортчы Исмәгыйлев Хайем Фарходович үзенең сөйгән кызы Фарогат белән никахын теркәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International