2023 елның 8 ае йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә гражданлык хәле актларының 331 акт теркәлгән, шул исәптән туу турында - 24, никахлашу турында - 39, никахны өзү турында - 21, уллыкка алу турында - 1, ата булуны билгеләү - 11, исем алыштыру турында - 1, үлем турында - 234.
Ата-аналар үзләренең сабыйларын матур исемнәр белән атыйлар: Хәят, Богдан, Рәсүл, Рамин, Әмиргали, Әминә, Хәдичә, Аяз, Ульяна, Давид.
4 бала гаиләдә беренче, 7 сабый - икенче, 10 бала өченче булып туган, ә өч бала дүртенче булып туган.
Шунысы кызык, малайлар 16 һәм 8 кыз теркәлгән.