Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Студентовлар ирле – хатынлы искиткеч вакыйганы - "сапфир" туен билгеләп үттеләр

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

45 ел элек Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ яшь Анатолий Александр улы һәм Татьяна Владимир кызы никахлашу турында акт язмасына кул куйдылар!

Краснодар крае һәм Казан шәһәре, безнең юбилярларның туган җире, бер-берсеннән ерак урнашкан кебек тоела, әмма автогигант төзелеше күпләрне берләштерде. Яшь Анатолий һәм Татьяна Чаллы шәһәрен яулап алырга килгәннәр.

Студентовлар гаиләсе хөрмәтле һәм абруйлы «КАМАЗ» династияләренең берсе. Анатолий Александр улы гомер буе көйләүче булып эшли, үз язмышын Камаз белән бәйли. Яшьләрнең иң яхшы остазларының берсе. Татьяна Владимир кызы план-диспетчерлык бүлегендә эш бүлүчедән КАМАЗдагы Пресс-рам заводының коммерция бүлеге инженерына кадәр юл үтә, социалистик ярышларда җиңүче, «хезмәт ветераны», «завод ветераны»исемнәренә ия. Ирле-хатынлы ике кыз үстерәләр һәм тәрбиялиләр, алар әти-әниләре эзләре буенча үз хезмәт биографияләрендә баралар, шулай ук КамАЗның пресс-рам заводында эшлиләр. Яраткан оныгы Артур үзенең уңышлары белән сөендерә.

Кадерле Анатолий Александр улы һәм Татьяна Владимир кызы! Шәһәрнең иң яхшы гаилә традицияләрен саклаганыгыз һәм арттырганыгыз өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International