Мамадыш районы ГХАТ бүлеге август аен игезәкләр белән тәмамлады! Умар һәм Усмон беренче документларын җәйнең соңгы көнендә эләктерделәр. «Яхшы уңыш җыйдык!» дигән сүзләр белән ата-аналар үз балаларының тууы турында актларга елмая-елмая кул куйдылар.
Елның сигезенче ае районыбызга 18 яшь мамадышлы бүләк итте: 11 малай һәм 7 кыз. Аларның берсе гаиләдә - беренче бала, җидесе - гаиләдә икенче, биш бала өченче, биш бала - дүртенче һәм аннан да күбрәк булып туган. Ел башыннан барлыгы Мамадышның ЗАГС бүлегендә туу турында 106 акт теркәлгән.
Бу айда әти-әнләр тарафыннан Абдурахмон, Динислам, Матвей, Макар, Тамерлан, Ранил, Мирон, Лев, Данис, Умар, Усмон, Есения, Айшә, Гүзәл, Әмиля, Сөмбел, Азалия кебек исемнәр сайланган. Соңгы исем белән ике кызны атаганнар.
Август аеның иң яшь әтисенә 26 яшь, иң яшь әнисенә 22 яшь тулган. Иң олы әтигә - 42 яшь, иң олы әнинең яше - 39 яшь.