2023 елның 31 августында туган Салават һәм Валентина Галиевларның кызы йөзенче бала булды. Галиевлар гаиләсендә бу өченче бала. Әти-әнисе Самира дип атаган, бу тәрҗемәдә «юмарт» дигәнне аңлата. Балаларын теркәү өчен ата-аналар «Госуслуги» порталындагы «Бала тууы» суперсервисыннан файдаланганнар, ул яңа туган баланы ЗАГС бүлегенә йөрмичә теркәргә мөмкинлек биргән, ә бала әнисе белән медицина учреждениесендә булып, квалификацияле медицина ярдәме алуын дәвам иткән. Ә 2023 елның 5 сентябрендә бәхетле ата - аналар тантаналы рәвештә баланың беренче документын - туу турында таныклыгын алдылар.