Август ае - җәйнең таҗы. Шуңа күрә җәйнең соңгы аенда уйналган туйлар аеруча җылы һәм тантаналы. Соңгы айда Мамадыш районының Никахлашу сараенда 28 никах теркәлгән. Шунысы игътибарга лаек, хәзер яшьләр атна ахырына яки ял көненә бәйләнмәгән, шуңа күрә атна дәвамында һәр көн диярлек традицион: "мин сезне ир белән хатын дип игълан итәм!», - фразасы яңгырады.
Августның иң өлкән киявенә 53 яшь, кәләшенә 55 яшь, иң яшь кияүгә һәм иң яшь кәләшкә 18 шәр яшь тулган.
Ел башыннан Мамадыш районы 96 бәхетле гаиләгә артты. Алтын көзнең беренче аена якынча 15 гариза килгән.