Чистай муниципаль районында 300 нче никахны теркәделәр

2023 елның 2 сентябре, шимбә

2023 елның 02 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ксения белән Владимир Рузановларның никахлашуын тантаналы рәвештә теркәделәр. Алар 2023 елда Чистай муниципаль районында никах төзегән 300 нче пар булдылар.

ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева аларга беренче гаилә документын - никахлашу турында таныклык тапшырды, шулай ук яшьләрне гаилә корулары белән котлады, символик бүләк тапшырды.

Яңа туган гаиләгә бер-беренә ярдәм итеп һәм аңлашып яшәүләрен, мәхәббәт һәм тугрылык, ышаныч һәм хөрмәт белән бергә яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International