Әлмәт муниципаль районында август нәтиҗәләре

2023 елның 3 сентябре, якшәмбе

Менә җәйнең өченче ае да үтте. 2023 елның август аенда Әлмәт шәһәрендә 196 бала дөньяга килде. Алар арасында 95 малай һәм 101 кыз. Баланың минималь авырлыгы- 1500 гр., тәшкил иткән, ә максималь - 4600 гр. Иң яшь әни - 19 яшьлек, иң өлкәне - 43 яшьтә, иң яшь әти - 21 яшьлек, ә иң өлкәненә - 55 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре – Артём, София, Вильдан, Мария, Марьям, Родион, Мирон. Сирәк исемнәр арасында- Тимерхан, Таир, Есения, Даян, Лея, Адель, Эсмина, Мелиса, Исмаил, Эллия, Усман, Нариман, Мансур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International