Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2023 елның 2 сентябре, шимбә

Сентябрь башы яшь парларны матур көзге пейзаж һәм кояшлы көннәр белән сөендерә. Ә ГХАТ идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре һәр шимбә көнне иң камил теркәлүнең ничек узачагы турында җентекләбрәк сөйли алуларына шат.

Документлар белән аңлашылмаучанлыкны, мәшәкатьне һәм ашыгуны булдырмас өчен, өйдә паспорт һәм балдакны онытмыйча, ГХАТ идарәсе белгечләре һәр шимбә конне туй инструктажы үткәрәләр.

2 сентябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенә 20дән артык пар килде. Аларның һәрберсенә никахны дәүләт теркәве репетицияләрендә булу, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International