Баулы район ГХАТ бүлегендә август аенда 27 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 14-малайлар, 13- кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 10 – икенче, 8 - өченче, 3-дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, август аенда Елисей, Ростислав, Алимхан, Данияр, Даниэль, Николь, Мия, Вера, Любовь, София, Василиса дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага 19 яшь һәм иң яшь әтигә 24 яшь, иң өлкән анага 47 һәм иң өлкән әтигә 49 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 20 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 69, ә кәләшкә – 60 яшь.