Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме, ул бик борынгыдан килә. Яр Чаллы шәһәренең Тантана сарае бу бәйрәмне киң куңел белән каршы алды. 21-25 февраль көннәрендә язылышырга килгән парларнын һәммәсен, Май чабу бәйрәме уңаеннан, кайнар тәбикмәк һәм чәй табыны әзерләп көттеләр.
Азнакай районы Актүбә бистәсендә шатлыклы вакыйга булды - бер "алтын” гаилә артты. Владимир улы Леонид һәм Алексей кызы Римма Пушковлар 1967 елның 14 гыйнвар көнендә Новокузнецк шәһәрендә никахларын теркәделәр.
Минзәлә районы Урыс авылы жыенында район башлыгының беренче урынбасары Камил Нәҗмиев , авыл жирлеге башлыгы Фазыл Мәулин 50 ел бергә гомер иткән Закиров Файзеләхмәт Зәет улы һәм Нәсимә Малик кызын олы юбилейлары-алтын туй көннәре белән котлады.
Кеше 14 яшендә беренче паспортын кулга алып илебезнең тулы хокуклы гражданы була. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга Сарман районы музеенда паспорт тапшыру тантанасында миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина аңлаттылар һәм котладылар.
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районының 31 номерлы хокукый белемнәр мәктәп укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусының яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне шәһәрнең ГХАТ идарәсенең белгече Лейсан Ахметшина үткәрде.
Якимовлар гаилəсе Семён улы Фёдор һəм Ильич кызы Валентина 55 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Бу көнне күнелләр матурлыкка һәм бәхеткә төренә. Һәр парга да шушы матур туйга барып җитергә язмый шул. Яратып, бер-береңне сөеп яшәгәндә матур хисләрне саклап калу зур хезмәт.
2017 елның 21 февралендә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә – планеркада ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина узган 2016 елгы эш йомгаклары һәм демографик күрсәткечләр турында хәбәр итте.
"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, 21 февраль көнне районның 14 яше тулган бертөркем егет-кызларына Балтач районы ГХАТ бүлеге залында паспорт тапшыру тантанасы булды. Әлеге бәйрәмнең патриотик зур көчкә ия булуын төшендереп, 8 яшүсмерне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга, шатлыкларны бүлешергә район җитәкчелегннән кунаклар да килгән иде. Кешене шәхес буларак раслаучы, аны Россия гражданины дип танучы бу документны яшүсмерләр район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин кулыннан алдылар.
Сабыйлар, Аида и Аиша, гаиләдә икенче һәм өченче балалар булып 26 январьда дөньяга килделәр.Тәтеш районында гадәткә кергән традиция буенча, район җитәкчеләре тарафыннан игезәк балаларның ата-аналарына ике урынлы коляска бүләк ителде.
2017 елның 21 февраль көнендә Никахлашу Сараеның төп залында традицион паспортлар тапшыру тантанасы узды. Паспортлар Түбән Камада яшәүче 14 яшькә җиткән гражданнарга тапшырылды. Тантана Ватанны саклаучылар Көне бәйрәменә багышланган иде.