ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

22 февральдә Апас районы Иске Йомралы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бильярд ярышлары узды. Иске Йомралы авыл җирлеге оештырган кичәдә катнашырга теләк белдеручеләр күп булды. Тирә-күрше авыллардан да уенчылар килде. Җиңүчеләргә Рөстәм Мингазиев иганәчелегендә бүләкләр һәм Мактау грамоталары бирелде.

Ватан сакчысы көненә багышланган тантаналы чарада районның  ветераннарына, хәрби патриотик тәрбия алып баручы укытучыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район башлыгы Равиль Кузюров аларга рәхмәт сузләрен һәм бәйрәм котлауларын җиткерде. Бу чарадан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  дә читтә калмыйча залда барлык ир-атларны бәйрәм белән котладылар.

2017 елның 22 февралендә "Казан" Гаилә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе вәкилләре белән уртак утырыш узды.

2017 елның 22 февралендә, Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Заборников Евладий Кирилловичны һәм аның хатынын  котларга дип килделәр.

23 февраль көне, гадәттәгечә, батырлык көне булып бәйрәм ителә.

        Чирмешән муниципаль райны башкарма комитеты ЗАГСның никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 11  гаилә шундый сертификатлы булды.  Ана капиталына сертификатларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гыймранова Гөлфия Әхәт кызы тапшырды.  Миләүшә Тәүфыйк  кызы бәхетле аналарны сабыйлары туу белән тәбрик итте.

Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды. ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана һәм Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Азнакай районында идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова кунакларны паспорт тарихы белән таныштырдылар.

Бу көнне туганнар, дуслар белән билгеләп үтү үзенә бер зур бәйрәм. 2017 елның 22 февраль көнендә Ваничев Виталий белән Виктория гаиләсен тантаналы рәвештә Лениногорск районы ГХАТ бүлеге белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы котлап узды. Бу гаиләгә бары исәнлек, бәхетле озын тормыш һәм якыннарының кадерен белеп яшәүләрен теләде. Хөрмәтле Виталий һәм Виктория, сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, тормыш юлыгыз якты булуын телибез!

Россия Федерациясенен яшь гражданнары беренче паспортларын алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International