Бу көнне туганнар, дуслар белән билгеләп үтү үзенә бер зур бәйрәм. 2017 елның 22 февраль көнендә Ваничев Виталий белән Виктория гаиләсен тантаналы рәвештә Лениногорск районы ГХАТ бүлеге белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы котлап узды. Бу гаиләгә бары исәнлек, бәхетле озын тормыш һәм якыннарының кадерен белеп яшәүләрен теләде. Хөрмәтле Виталий һәм Виктория, сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, тормыш юлыгыз якты булуын телибез!