Азнакай районы Актүбә бистәсендә шатлыклы вакыйга булды - бер "алтын” гаилә артты. Владимир улы Леонид һәм Алексей кызы Римма Пушковлар 1967 елның 14 гыйнвар көнендә Новокузнецк шәһәрендә никахларын теркәделәр. Аларның зур һәм тату гаиләсендә 3 бала һәм 4 онык бар. Юбилярларны мәдәният Сараенда туганнары, якын дуслары һәм оешма җитәкчеләре котлады. Традиция буенча район башлыгы Марсель Зөфәр улы һәм бистә башлыгы Роза Галеева бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.