Югары Ослан муниципаль районында гаилә юбилярларын хөрмəтлəү булып узды

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Якимовлар гаилəсе Семён улы Фёдор һəм Ильич кызы Валентина 55 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Бу көнне  күнелләр матурлыкка һәм бәхеткә төренә.  Һәр парга да шушы матур туйга барып җитергә язмый шул. Яратып, бер-береңне сөеп яшәгәндә матур хисләрне саклап калу зур хезмәт. Үз үрнәкләрендә алар авырлыкларга бирешмәгән, инсафлы, тырыш, тәүфиклы балалар тәрбияләгәннәр, ә оныклары, оныкчыкларына куанып бетә алмыйлар ,юбилярларның 3 балалары, 5 оныклары бар. Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп икең бергә озын гомер кичерү –үзе зур бәхет.

         55 ел бергə гомер иткəн юбилярларны, ирле-хатынлы Якимовларны ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International