Авылыбызның алтын юбилярлары

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

  Минзәлә районы Урыс авылы жыенында  район башлыгының беренче урынбасары Камил Нәҗмиев , авыл жирлеге башлыгы  Фазыл Мәулин 50 ел бергә гомер иткән Закиров Файзеләхмәт Зәет улы һәм Нәсимә Малик кызын  олы юбилейлары-алтын туй көннәре белән котлады. Ул аларга озын гомер,ныклы сәләмәтлек, гаиләләренә иминлек теләде. Алар 3 бала устергэннәр. Бүгенге көндә 6 оныклары бар. Файзеләхмәт абый гомер буена киномеханик, ә Нәсимә апа киночелтәрендә кассир вазыйфасын башкарды. Быел аларнын икесенә дә 80яшь тула. Кулга-кул тотынып, бер-беренэ терәк һшм иптэш булып  гомер итэлэр. Алар авыл халкына үрнәк гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International