1 март көнне Югары Ослан муниципаль районы Кильди авыл җирлегендә Изумруд Юбилярларны Мукаевлар гаилəсен Афанасий улы Николай һәм Илларион кызы Аннаның 55 ел бергə гомер итүлəрен тантаналы тɵстə хөрмәтләү булды.
Буген 8 сыйныф укучылары өчен " Гаилә тормышы элифбасы" циклыннан икенче дәрес узды. 37 нче номерлы гимназия укучылары булды. Казан гаилэ узэгенен интерьерларын карадылар, законлы никах теркәү залларында булдылар. Үзәк хезмәткәрләре ГХАТ органы эшчәнлеге, аның кыскача тарихы турында сөйләделәр.
Тантаналы чара 1 март көнне "Казан" гаилә Үзәгендә узды.
2017 елның мартның беренче көнендә, Балык Бистәсе районыныда 14 яшькә җиткән 23 укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары килде.
Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районының Советы һәм Түбән Кама шәһәре Советының берләштерелгән сессиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты.
Язның беренче көнендә, ягъни 2017 елның 1 мартында, Апас районы башкарма комитетының утырышлар залында 14 яше тулган чираттагы 21 яшүсмергә беренче паспортлары тапшырылды. Район башлыгы Марат Нуриев, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин аларга бу төп документ белән бергә ЗАГС бүлеге һәм яшьләр эше, спорт бүлеге әзерләгән бүләкләр дә өләштеләр.
2017 елның 1 мартында, Түбән Кама муниципаль районының Иске Чишмә авыл җирлегендә, 5 елга беренче тапкыр, законлы рәвештә никах теркәү тантанасы узды.
Бәйрәм көннәрендә Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яшәүче Абралетдин һәм Миннегөл Багавиевлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм булды. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән беррәттән алар алтын туйларын уздырдылар.Иңне-иңгә куеп тормыш сукмагыннан 50 ел бергә атлыйлар алар.
Февраль аеның соңгы көне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә агымдагы елның 200 нче сабыен теркәү шатлыгы алып килде.
Әмир исемле малай Бөгелмә бала тудыру йортында 3600 грамм авырлыкта һәм 54 см озынлыкта туган. Парвин белән Назлыханым гаиләсендә ул икенче бала. 28 февраль көнне Әмирнең беренче документы барлыкка килде. Гаиләгә ихластан зур бәхетләр һәм корычтай нык сәламәтлек телибез!
Үткән кышның өч аенда Нурлат районында 94 сабый теркәлде: 47 малай һәм 47 кыз. Иң зур бала – малай – 4380 грамм, ә иң кечкенә бала – кыз, ул 2430 граммлы булып туган.