2017 елның 1 мартында, Түбән Кама муниципаль районының Иске Чишмә авыл җирлегендә, 5 елга беренче тапкыр, законлы рәвештә никах теркәү тантанасы узды.
Әлеге шатлыклы һәм истәлекле вакыйга белән Вотяков Генадий һәм Трубина Татьяна Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы Фидан котлады.
Кияү белән кәләш, аларның җиңел кулы белән, үз туган авылларында законлы никах теркәү тантаналары үткәрү традициясе яңадан башлансын иде дигән теләктә калдылар. Хәзерге көндә Иске Чишмә авыл Советында никах тантаналары уздыру өчен барлык шатрлар тудырылган.