Түбән Кама районының Түбән Уратма авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркатибенә дәүләт бүләге бирделәр

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

     Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районының Советы һәм Түбән Кама шәһәре Советының берләштерелгән сессиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Әлеге киңәшмә Түбән Кама муниципаль районының 2016 елда булган социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм  2017 елга төп бурычлар куюга багышланган иде. Сессия кысаларында,  районның танылган кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

      “Татарстан Республикасы җирле үзидарәсен үстерүдәге казанышлары өчен” медаль белән Түбән Уратма Башкарма комитеты сәркатибы Хәкимова Гөлүсә Габдельбар кызы бүләкләнде.

       Гөлүсә Габдельбар кызы башкарма хакимияттә инде 33 елдан артык эшли, Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсе белән нәтиҗәле итеп хезмәттәшлек итә, никах теркәү тантаналарын үткәрә, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга аерым игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International