8 Март бәйрәме алдыннан, тантаналы шартларда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

 Тантаналы чара 1 март көнне "Казан" гаилә Үзәгендә узды.

Әниләргә котлау сүзе белән Казан шәһәренең Вахитов районы пенсия фонды идарәсе башлыгы Ирек Рафаил улы мөрәҗәгать итте. Үзенең сәламләү сүзендә ул билгеләп үткәнчә, дәүләтнең лаеклы гражданын тәрбияләү нәкъ менә гаиләдән башлана. Мин Сезне шушы якты, матур бәйрәм белән тәбрик итәм! Сезгә сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, якыннарыгызның  кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим!" – диде ул. Шулай ук Акибанк вәкиле бәхетле гайләләрне котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

Без барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Һәр көн сезне якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртучанлыгы сөендерсен, тормышыгыз яңа хисләргә һәм уңай тойгыларга бай булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International