Апас районында беренче паспортлар тапшырылды

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Язның беренче көнендә, ягъни 2017 елның 1 мартында,  Апас районы башкарма комитетының утырышлар залында 14 яше тулган чираттагы 21 яшүсмергә беренче паспортлары тапшырылды. Район башлыгы Марат Нуриев,  паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин аларга бу төп документ белән бергә ЗАГС бүлеге һәм яшьләр эше, спорт бүлеге әзерләгән бүләкләр дә өләштеләр. Тантанага балалары белән бергә чакыру алган әти-әниләр, дәү әти-әниләр тормыш юлына аяк басучы ул-кызлары, оныкларына чәчәкләр һәм истәлекле гаилә бүләкләре бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International