Февраль аеның соңгы көне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә агымдагы елның 200 нче сабыен теркәү шатлыгы алып килде.
Әмир исемле малай Бөгелмә бала тудыру йортында 3600 грамм авырлыкта һәм 54 см озынлыкта туган. Парвин белән Назлыханым гаиләсендә ул икенче бала. 28 февраль көнне Әмирнең беренче документы барлыкка килде. Гаиләгә ихластан зур бәхетләр һәм корычтай нык сәламәтлек телибез!