2017 елның мартның беренче көнендә, Балык Бистәсе районыныда 14 яшькә җиткән 23 укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары килде.
Паспортларны Альмухаметова Альфия Мухаметзяновна тапшырды, алдагы тормышта уңышлар теләп ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна истәлекле буләкләр бирде.
Районыбызның яшь гражданнары өчен район мәдәният йорты коллективы матур музыкаль номерлары белән чыгыш ясадылар.