ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2016 ел
җомга

8 нче июль көнне  Тойгуҗа авылы библиотекасында  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Бердәм тату гаилә” дип исемләнгән чара үткәрелде.

8 нче июль -  Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт  көне. Шул уңайдан Шушмабаш авыл  җирлеге башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вазыйх улы Ишнарат авылында яшәуче Залялетдиновлар гаиләсенә барып аларны шушы көн белән котлады. Аларга алга табада шулай иңгә-иң куеп тигезлектә матур итеп балалар, оныклар, оныкчыклар игелеген күреп озак яшәргә дигән теләкләрен җиткерде.

8 июль көнне авыл җирлеге секретаре Гиззатуллина Г.Н. һәм мәдәният йорты директоры Сунгатуллина А.В. Яңа Кырлай авылында гомер итүче Гөлфия апа белән Сәлимулла абый Хакимовларны алтын туйлары белән котладылар, истәлек буләге тапшырдылар. Юбилярлар "Дан китабына" кул куйдылар.

8 нче июль көнне инде тугызынчы ел безнең илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу елны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә  Сания Ислам кызы белән Билал Җәләл  улы Вәлиевлар гаиләсе лаек булды.

Баулы шәһәрендә Бөтенроссия  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне билгеләп үтелде. Кунакларны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова, “Благо” комитеы җитәкчесе Т.Мурзакаева, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары С.Ушакова котладылар.

2016 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Сидякин Александр Геннадьевич Лаеш муниципаль районының “Мактау китабы“н ачты. Александр Геннадьевич мактау китабына җылы сүзләр язып калдырды. Ул анда ахырдан болай дип язды: “Без бергә көчле! Көчле Татарстан – Бердәм Россия!“.

Гаиләнең нигезе - тигез мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү тәэмин итә. Гаилә һәркем өчен һәрвакыт ышынычлы, сыеныр урын булып кала. Бу көнне кавышучылар өчен ул аеруча әһәмиятле.

    8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көнендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана сертификатын тапшырдылар.

2016 нчы елның 8 нче июль көнендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бәйрәмендә Ислам һәм Гөлинә гаилә корырга гариза тапшырдылар.  5 ел элек танышкан парларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина ромашка букеты тапшырды һәм алга таба уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International